21нче февраль - Халыкара туган тел көне.
Февраль 28, 2019
Просмотров: 63
21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Бу уңайдан мәктәптә зур чара оештырылды. Бәйрәмдә 5нче класс укучылары әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады. Безнең туган телебез - татар теле. Зур тарихлы,бай, җырлы, моңлы тел ул.
Телебезне , күңел гөле итеп,
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы,
Илең йөрсен уйда гел бергә.
Габдуллина В.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы