Әфганстан,исемең шигъри синең,
Февраль 26, 2019
Просмотров: 63
Әфганстан,исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...,
дип башлап җибәрде мәктәптә үткәрелгән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәҗидә Фнүн кызы. Чара барышында укучылар патриотик рухтагы шигырьләрен сөйләделәр, 5нче класс укучысы Муртазин Илнар Әфганстан җирендә ятып калган авылдашыбыз Наил Нуретдинов турында үзенең эзләнү-тикшеренү эше белән чыгыш ясады.Укучыларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә чара үз өлешен кертер, дип ышанабыз.
Габдуллина В.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы